Әлеге чыгыш Милли мәгарифне үстерү концепциясе кысаларында укучыларда этномәдәни компетентлык тәрбияләүгә багышлана. Ул бүгенге көн таләпләренә туры китереп, милли үзаңны ныгыту, ата-бабалар мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген ассызыклый. Чыгышта этномәдәни компетентлыкны формалаштыруның заманча алымнары, милли гореф-гадәтләрне, телне һәм мәдәниятне укыту процессына интеграцияләү юллары каралачак. Төп максат – укучыларның милли хәзинәбезгә хөрмәт һәм горурлык хисләрен уяту, аларны милли мәдәниятнең актив дәвамчылары итеп тәрбияләү.